Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары: Ике ул әнисе буларак беләм- физика егетләргә бик кирәк!

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Үсеш ноктасы» үзәгенең районыбызга олы ярдәм булуын билгеләп үтте.

“Мәгариф” милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында  Татар Суыксу урта мәктәбендә бүген «Үсеш ноктасы” ачылды.

Татар Суыксуындагы “Үсеш ноктасы” районыбыз мәктәпләрендәге сигезенче үзәк. "Үсеш ноктасы” үзәге табигый-фәннәр һәм технологик юнәлешләрне тирәнтен өйрәнүгә йөз тота.

Үзәкне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең директорлары катнашты. Кунакларны мәктәп укучылары патриотик эчтәлектәге җырлар белән сәламләп каршылады.

Соңыннан үзләренең казанышлары белән таныштырдылар. 

“Үсеш ноктасы” үзәге ишекләренә куелган кызыл ленталарны җитәкчеләр тантаналы төстә кисеп керделәр.

Кабинет физиология, робототехника, физикадан лаборатор эшләр өчен комплектлар, ноутбуклар белән җиһазланган.

Биредә укучылар җиһазларның ничек эшләвен күрсәтергә ныклап әзерләнгәннәр. Чөнки кабинетлар барысы да өр-яңадан ремонтланган. Күзләрне ял иттерә, эшлекле тон бирә торган зоналарга бүленгәннәр, матур, якты төсләргә буялганнар. 


Биология кабинеты комплектларында цифрлы видеокамералар бар. Алар мультидатчик белән эшли.

Әлеге җиһазлар белән укучылар күзәнәк төзелешен тирәнтен үзләштерәчәк. Химия-биология укытучысы Илиза Халикова без хәзер бу заманча технологияле җиһазлар белән тәҗрибә участогында үстерелгән бәрәңге, кишер, чөгендердәге нитрат күләмен дә билгели алабыз, ди. Бу укытучыга лаборатор-практик эшләр эшләгәндә, тикшеренүләр үткәргәндә һәм конференцияләрдә катнашканда да бик ярдәм итәчәк.

Химия кабинетында да укучылар җитәкчеләргә ике төрле тәҗрибә ясап күрсәтте. Мондый сынап караулар көнкүрештә килеп туган мәшәкатьләрне җиңел чишәргә ярдәм итә. Мәсәлән, "зеленка" табын шикәрле су белән бетереп була икән. Әлбәттә, мондый тәҗрибәне ясау өчен "Үсеш ноктасы" үзәгендә укырга кирәк.

Тәҗрибәне оста итеп башкарып чыккан 9 сыйныф укучысы Рузия Корбанова "Бу дәресләргә хәзер безнең керәсе генә килеп тора", ди. 

"Үсеш ноктасы" үзәгенең ремонты 1 милллион сумнан артып китә. Җиһазлар исә 1 миллион 600 мең сумлык. Мәктәп директоры Фидан Газизов "Үсеш ноктасы" үзәген булдыруда ярдәм иткән районыбыз башлыгы Ленар Зариповка, шәхси эшмәкәр Рәсим Шириевка олы рәхмәтен җиткерде.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова "Үсеш ноктасы" үзәгенең районыбызга олы ярдәм булуын билгеләп үтте.

- "Үсеш ноктасы" үзәген булдыру районыбыз балаларын физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Кызганыч, 2022-2023 нче уку елында бер генә укучы да БДИда физиканы сайламаган. Бу бик кызганыч. Физикадан имтихан тапшырып югары уку йортына укырга кергән студентлар илебезнең киләчәген хәл итә торган белгечләр алар. шуңа күрә бу җиһазлардан, бу кабинетлардан тулысынча файдаланырга кирәк. Башка мәктәпләрдән укучылар, укытучылар экскурсиягә килсеннәр. Семинарлар оештырып физика, химия укытучылары монда килеп, бер-берегез белән аралашып, өйрәнегез. Шушы кабинетлардан бөтен район белән файдаланыгыз, -диде Дилбәр Әнвәрова. 

Татар Суыксуы мәктәбендәге үзәкне төзү өчен "Мәгариф" федераль программасы кысаларында 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Нәтиҗәдә, физика, химия, биология кабинетлары яңартылган, заманча уку-укыту әсбаплары, цифрлы технологияләргә нигезләнгән җиһазлар кайткан. Димәк, бу фәннәрне тирәнтен үзләштерергә, укучыларда кызыксыну уятырга тулы мөмкинлек бар.

- "Үсеш ноктасы" үзәген булдыру районыбыз балаларын физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итәчәк.  2022-2023 нче уку елында Актаныш районындагы бер генә укучы да Бердәм дәүләт имтиханын бирү өчен физика фәнен сайламаган. Бу бик кызганыч. Үзем дә ике ул үстергән әни кеше буларак беләм, егетләргә физиканы тирәнтен өйрәнү бик кирәк. Физикадан имтихан тапшырып югары уку йортына укырга кергән студентлар илебезнең киләчәген хәл итә торган белгечләр алар. шуңа күрә бу җиһазлардан, бу кабинетлардан тулысынча файдаланырга кирәк. Башка мәктәпләрдән укучылар, укытучылар экскурсиягә килсеннәр. Семинарлар оештырып физика, химия укытучылары монда килеп, бер-берегез белән аралашып, өйрәнегез. Шушы кабинетлардан бөтен район белән файдаланыгыз, -диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев