Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Уразай күленә балыкка төшкән 1961 нче елгы ир-егетне эзләргә водолазлар чакыртканнар

109 нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин кичә, 12 сентябрь көнне Иске Уразай күле янында бер райондашыбызның югалуы турында хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егет Такталачык авылында яшәгән. Әлеге хәбәргә ачыклык кертү максатыннан Такталачык авыл башлыгы Марс Мансуров белән элемтәгә кердек.

-Әйе, бу хәбәр барыбызны да нык борчуга салды. Югалган ир-егет җәйгә Нефтекамск шәһәреннән кайтып тора. Тумышы белән безнең авылныкы. Бик тәртипле, гаиләсе дә менә дигән. Үзе яшәгән йорты, ихатасы каралган, чиста, пөхтә. Бакчасында умарталар тота. Аның турында бары яхшы фикердә без. 

Абзый 11 сентябрь көнне кичке 17.00 сәгатьтә балык тотарга, халык телендә "Тупыл" дип йөртелә торган күлгә барган. Картада ул урын Иске Уразай күле дип билгеләнгән. Такталачык белән Уразай авылы арасындагы сулык янында авылдашның шәхси машинасы, телефоны табылды. Ул утырып күл эченә керә торган көймәне бертуган энесе капланган килеш тапкан. Эзләү дәвам итә. Бүген Чаллыдан водолазлар килеп сулыкны тикшереп чыгачак. Ул көнне бик җилле иде, хәзер су  бик салкын,- диде телефон элемтәсе аша Марс Тимерхан улы. 

Хөрмәтле райондашлар, бигрәк тә өлкән яшьтәге авылдашлар!

Ялгыз гына су буйларына, урманнарга бармасагыз иде. Бигрәк тә талчыккан, арыган икәнсез, сәламәтлегегез  көйсезләнеп торганда өйдә ял итү, якыннарыгыз янәшәсендә булу хәерлерәк. Үзегезне һәм якыннаргызыны саклагыз, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев