14 февраль 2024 яңалыклары
-
25 форма-киңәшмәдә: 2023 елда иң яхшы эшчәнлек алып барган Теләкәй авыл җирлеге башлыгы рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде
Бүген районыбызның 2023 нче елдагы демографик халәтенә, халкыбызның сәламәтлек дәрәҗәсенә, балигъ булмаган балалар белән эшчәнлекегенә анализ ясаучы 25 форма-киңәшмә узды. Авыл җирлекләре арасында чыгарылган рейтингта иң нәтиҗәле эшләүчеләр билгеләнде. Район башлыгы Ленар Зарипов Теләкәй җирлегенең социаль үсешен, демографик хәлен, халыкның иминлеген тәэмин итеп, югары күрсәткечләргә ирешкән җирлек башлыгы Илүс Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турнир башлана
Халыкара турнир Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак. «Киләчәк уеннары«нда дөньяның 107 иленнән 277 команда катнашачак. Алар 21 фиджитал-дисциплинада көч сынашачак. Приз фонды 10 миллион доллар күләмендә каралган, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР спорт министры Владимир Леонов.
-
Проект реконструкции резервуара АО «Транснефть — Прикамье» получил положительное заключение Главгосэкспертизы
АО «Транснефть — Прикамье» получило положительное заключение ФАУ «Главгосэкспертиза России» на реализацию проекта по реконструкции резервуара на нефтеперекачивающей станции (НПС) в Республике Татарстан.
-
Авыл хуҗалыгы елын йомгаклап: 2025 елга мал баш саннарын 33 меңнән арттырырга кирәк
Бүген «Агыйдел» мәдәният йортында районыбыздагы терлекчелек өлкәсенә багышланган 24 форма-киңәшмә узды. 2023 елга нәтиҗә ясаучы җыенны район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.
-
Гаиләбез белән бергә: Райондашларны «Әти, әни һәм мин» дип исемләнгән чаңгы эстафетасына чакырабыз!
2024 ел икенче тапкыр Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Традицион гаилә кыйммәтләрен булдыру һәм ныгыту илебезнең нигезен ныгыту ул. Әлеге уңайдан 17 февраль көнне «Бүләк» чаңгы базасында «Әти, әни һәм мин» чаңгы эстафетасы уза.
-
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан райондашыбыз Гашыйклар көнендә гаилә корды
Калмаш авылы егете Руслан Гайсин махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк ут эчендә. Хәзер исә вакытлыча ялга кайткач сөйгәне Илсөяр белән кавышып гаилә корып җибәрәләр. Туй көненең датасын истәлекле көнгә туры китерәләр, афәрин, яшьләребез!
-
Актанышның икенче санлы мәктәбе волонтерлары Җиңү паркын кардан чистартты
Илебездә февраль хәрби-патриотик айлык буларак билгеле. Быел да традициягә бәйле рәвештә районыбызда патриотик эчтәлекле очрашулар, кичәләр, ярышлар уза. Әле генә Актанышның икенче санлы мәктәбендә булып кайттык. Укытучылар әйтүенә караганда, патриотик чаралар соңгы вакытта уку елы дәвамында да еш оештырыла.