25 форма-киңәшмәдә: 2023 елда иң яхшы эшчәнлек алып барган Теләкәй авыл җирлеге башлыгы рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде
Бүген районыбызның 2023 нче елдагы демографик халәтенә, халкыбызның сәламәтлек дәрәҗәсенә, балигъ булмаган балалар белән эшчәнлекегенә анализ ясаучы 25 форма-киңәшмә узды. Авыл җирлекләре арасында чыгарылган рейтингта иң нәтиҗәле эшләүчеләр билгеләнде. Район башлыгы Ленар Зарипов Теләкәй җирлегенең социаль үсешен, демографик хәлен, халыкның иминлеген тәэмин итеп, югары күрсәткечләргә ирешкән җирлек башлыгы Илүс Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.
Авыл җирлекләре арасындагы рейтингны тәкъдим иткәнче район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова үз чыгышында җирлекләр эшчәнлеген яктыртты.
Иң сөендергәне- 2023 елда алдагы ел белән чагыштырганда туучылар саны арту. Узган ел 183 баланың 80 е Актаныш авылында туган, Пучыда 12, Яңа Әлемдә 10, Татар Суыксуы һәм Киров җирлекләрендә 9 ар сабый дөньяга килгән. Калган җирлекләрдә дә табигый үсеш күзәтелә.
Вафат булучылар саны 19 га кимеп 413 булган. Эш яшендә үлүчеләр саны үзгәрешсез калган- 80. Бер кешегә туры килә торган алкоголь күләме, хокук бозулар, янгыннар санын да исәпкә алып җирлекләрнең бүгенге тормышы күзаллана.
Шулай итеп иң яхшы нәтиҗәгә Теләкәй авыл җирлеге ирешкән. Усы, Иске Айман җирлекләре дә уңай динамика күрсәткән.
Дилбәр Миркасыйм кызы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге турында да сөйләде.
25 форма-киңәшмәдә район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев районның демографик паспорты белән таныштырды, табибларның эш рейтингы белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы Рәдиф Баһавиев яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләргә анализ ясады.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларга ныклы игътибар юнәлтергә кирәклеген ассызыклады. Балаларның тәрбиясезлеге иң беренче чиратта, ата-аналарының гаиләдә тиешле тәрбия бирмәвеннән килә. "Балаларны дөрес юлга бастыру безнең кулда, безнең бурычыбыз!"- диде ул. Куркынычсызлык, батырлык дәресләре үткәреп укучылар белән дөрес патриотик тәрбия алып барырга кушты.
Район үзәк хастаханәсендә диспансеризация, медицина комиссияләре вакытында ачыкланган авыруларны кичекмәстән дәвалау, моның өчен яңа технологияләрне файдалану мөһим. 1 апрельдән алкогольле эчемлекләр сату буенча яңа канун гамәлгә керәчәк. Шул рәвешле кайбер сату нокталарында спиртлы эчемлекләр сату вакыты киметеләчәк. Болар хакында да Ленар Рафак улы җентекләп аңлатты.
25 форма-киңәшмәдә район җитәкчелеге, район үзәге мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, ә авыл җирлекләре башлыклары онлайн катнашып тыңлады. Киңәшмә турында алдагы язмаларыбызда чагылдырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев