Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Актанышның икенче санлы мәктәбе волонтерлары Җиңү паркын кардан чистартты

Илебездә февраль хәрби-патриотик айлык буларак билгеле. Быел да традициягә бәйле рәвештә районыбызда патриотик эчтәлекле очрашулар, кичәләр, ярышлар уза. Әле генә Актанышның икенче санлы мәктәбендә булып кайттык. Укытучылар әйтүенә караганда, патриотик чаралар соңгы вакытта уку елы дәвамында да еш оештырыла.

Актанышның икенче санлы мәктәбенең "БлагоДарение" волонтерлары иртәннән үк районыбызның күрке булган Җиңү паркын кардан чистартырга чыктылар.

Кар быел искиткеч күп яуды, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәренә генә бу мәйданны кардан арындыру авырга туры килә.

Шуңа күрә балалар да аларга ярдәм итә.

Укучылар Әфган һәм Чечня сугышларында һәлак булган райондашларыбызга куелган стелаларның тир-ягындагы карны көрәде. 

- Февраль ае чыннан да патриотик ай, безнең мәктәптә иртәннән үк бу уңайдан тәрбия эшләре алып барыла.

Сыйныф сәгатьләрендә, тәнәфесләрдә чаралар оештырабыз, патриотик эчтәлектәге җырлар тыңлыйбыз. Мәктәп коллективы махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә ярдәм итә. Укучылар, ата-аналар белән һәрвакыт гуманитар ярдәм җыябыз, хәйрия ярминкәләре уздырып, медикаментлар алырга булыштык.

Бүген укучыдлар Әфганчыларга багышланган һәйкәлне чистартырга чыкты. Аларны хезмәт тәрбиясенә җәлеп итү дә булып тора бу эш,- диде Актанышның икенче санлы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Хәбибуллина 

10 нчы сыйныф укучысы Илнур Әмирханов патриотизм нәкъ менә якыннарыңны, туган-үскән җиреңне, илеңне кайгырту, ярату ул, ди:   

- Үземне дә, сыйныфташларымны да патриот дип саныйм. Классташларым белән һәртөрле ярдәм акцияләрендә, "Ягез әле, егетләр!", "Җиңү салюты" хәрби-патриотик конкурсларда катнашабыз. Бу бәйгеләр интеллектуаль яктан да, хәрби патриотик рухны да үстерә, армия сафларына баргач үзеңне ничек тотарга әзерли. Корал белән эш итәргә өйрәтә, хәрби гаскәрләр турында төшенчә бирә.

Барлык предмет дәресләрендә дә хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар юнәлтелә. Рәсем дәресләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап ясалган рәсемнәрен балалар әтиләренә, бабаларына бүләк итәләр, аларны мәктәптәге бәйрәмнәргә чакырып әңгәмәләр, кичәләр үткәрелә. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Раил Яманов өлкәннәрдән дәресләрдә кайсы юнәлешкә ныграк игътибар итәргә кирәклеген сорыйбыз, фикерләрен тыңлыйбыз, ди:

-Патриотик тәрбия гаиләдән башлана. Әти-әнине, туган якны, илебезне ярату, сакларга әзер булу кебек мөһим сыйфатларга нигез гаиләдә салына. Мәктәп моны үстерә, камилләштерә. Тормыш иминлеге дәресләре егетләрне төрле яклап белемле, тәрбияле итүне күздә тота. Эш кораллары белән бергә хәрби коралларны да тота, куллана белергә өйрәтәбез.  Бу армия сафларына баргач аларга ярдәм итәчәк. Ир-егетләрнең төп бурычы-  илебезне нинди генә вакыт килмәсен, саклау, яклау!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев