14 март 2026 яңалыклары
-
Актанышта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында районкүләм ифтар узды
Бүген, 14 мартта «Батыр» спорт комплексында районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлес Актанышның «Батыр» спорт сараенда 16:30 сәгатьтә башланып китте.
-
Райондашларыбыз Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Актаныш районындагы җирле оешмасы утырышында райондашларыбыз нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.
-
Бүген Актанышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе утырышы уза
Бүген Актанышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе утырышы уза. Киңәшмә эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнаша.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гәрәевнең бронежилеты туган мәктәбендәге Иске Кормаш музеена тапшырылды
Иске Кормаш мәктәбендә патриотик чара үткәрелде. Мәктәпнең патриотик залында укучылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче 430 нчы полк сугышчыларының әниләрен һәм хатыннарын һәм һәлак булган тагын бер сугышчы Рөстәм Макуловның хатыны Наталья Владимировнаны каршы алдылар.
-
2025 елда Татарстанда 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе кысаларында яшьләргә зур ярдәм күрсәтелә. 2025 елда гына да 15 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнаштырылган, ә төбәк предприятиеләрендә яшь кадрларны җәлеп итү буенча рекордлар куелган, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Альфия Когогина: Принят закон о защите многодетных семей от изъятия земли и автомобиля
Госдума приняла в окончательном чтении закон о внесении изменений в Гражданский процессуальный кодекс РФ в части дополнения перечня имущества, на которое не может быть обращено взыскание по исполнительным документам.