Актанышта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында районкүләм ифтар узды
Бүген, 14 мартта «Батыр» спорт комплексында районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлес Актанышның «Батыр» спорт сараенда 16:30 сәгатьтә башланып китте.
Ифтар мәҗлесендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев катнашты.

Мөселман кардәшләребезне Ленар Зарипов сәламләп, игелек, изгелек китерүче Рамазан ае уңаеннан котлауларын җиткерде. Актаныш районы халкын хөрмәт итеп, ерак аралардан- Казаннан килгән мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинга олы рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт тә актанышлыларга бөек ураза ае уңаеннан изге теләкләрен әйтте, дини һәм әхлакый эчтәлектәге вәгазь сөйләде. Тормышта шөкер кылып яшәргә өндәде. Мөфтиебез йөрәк-калебләребезгә үтеп керерлек бәрхет матур тавышы белән изге Коръән аятьләрен укыды.
Руслан хәзрәт Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык, махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга исәнлек, тылдагы кардәшләребезгә иман байлыгы һәм башка рухи сыйфатлар сорап дога кылды.
Бар җәмәгать аңа кушылып, ике кулларын күтәреп, Раббыбыздан бу сүзләр тизрәк тормышка ашсын дип ялварды. Мәҗлескә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары да чакырулы иде.
Азан яңгыраганнан соң залга җыелган халык финик җимеше һәм су белән авыз ачты. Иң мөкатдәс күренеш- райондашларыбызның тигез сафларда намаз укуы булгандыр.
Ир-атлар залның алгы, хатын-кызларыбыз икенче өлешендә җәмәгать белән гыйбадәт кылды.Табын янына килеп аш-сулардан авыз иткәч, тәннәренә хәл кергәч, мәҗлестәшләр матур итеп аралашты, күршеләре белән акрын гына сөйләшеп хәл-әхвәлен белеште.
Руслан хәзрәт Мортазин чакыруы буенча мәҗлесне алып барырга килгән Рузил хәзрәт ислам дине, изге Коръән китабының дөньядагы бөек шәхесләр тарафыннан макталуы, аңа соклануы турында мисаллар китерде. Бөек Пушкин Коръәнгә багышлап шигырь язган, Тукаебез да күпме шигырьләрен тормыш законы язылган изге китапка багышлаган икән. Табынчыбыз, кунаклар белән аралашып, башка райондашларыбызга да сүзләр биреп, мәҗлесне бик күркәм төстә мәгънәле алып барды.
Технология техникумы студентлары сыйлардан авыз иткән кунакларга кайнар чәйләр китерде. Авылдашлар, дуслар-туганнар, таныш-белешләр бу кичтә бер-берсе белән күрештеләр, рәхәтләнеп аралаштылар.
Менә шундый җылы, рәхәт бәйрәмгә әйләнде бүгенге ифтар мәҗлесебез.
Барлык оештыручыларга, аш-су әзерләүчеләргә, иганәчеләребезгә зур рәхмәт. Кылган игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев