Бүген Актанышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе утырышы уза
Бүген Актанышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе утырышы уза. Киңәшмә эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнаша.
Очрашуның төп темасы — милләтебезнең һәм мәдәниятебезнең киләчәге. Актаныш районы — милли йөзен саклап кала алган, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм милли мәгарифен сакчыл туплаган бердәнбер районнарның берсе.
Төп максат — туган телне мәдәният, мәгариф һәм милли традицияләр аша киләчәк буынга тапшыру, шулай ук тупланган тәҗрибәне башка төбәк вәкилләре белән уртаклашу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев