15 апрель 2024 яңалыклары
-
Актаныштан киткән гуманитар ярдәм «эчтәге» егетләргә Мариуполь аша кертеләчәк
Бүген Актанышның «Без бергә» волонтерлар штабында кызу эш кайный. Махсус хәрби операциядәге егетләргә Актаныш волонтерлары унберенче гуманитар ярдәм озатуга зур әзерлек эшләре бара.
-
Мәктәп программасындагы җәмгыять белеме предметы укытылмаячак
Мәктәп программасындагы җәмгыять белеме предметы 6-8 сыйныфларда 2025 елның 1 сентябреннән укытылмаячак.
-
22 апрельдән 12 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә
2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин имзалаган карар чыкты.
-
Иртә өлгерүче яшелчә орлыкларын чәчәргә вакыт
Компост өемегез бардыр бит? Менә шуның өстенә иртә өлгерүче яшелчә орлыклары (петрушка, кинза, укроп, салат һ.б.), шулай ук кишер, редис сипсәгез яхшы булачак.
-
Чәчәкләр китерегез Тукайга: Бүген бөек шагыйребез вафат булган көн
Бүген бөек Тукаебыз вафат булган көн. Тукай апрельдә туган, апрельдә киткән. Апрель ае - ул Тукай ае.
-
Райондагы уңышлы мобилизация эшчәнлеге өчен райондашыбыз Татарстан Рәисенең рәхмәт сүзе белән хөрмәтләнде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының чираттагы коллегиясендә мобилизация буенча 2023 нче елда алып барылган эшәнлеккә нәтиҗә ясалды, 2024 елга максат-бурычлар билгеләнде.
-
Җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр кулланучыларга җәза билгеләнергә мөмкин
Алкоголизмнан интегә торган кешеләрнең сәламәтлеген тикшергәндә спиртлы эчемлекнең зарары кагылмаган бер генә органы да булмавын күрәсең, ди район үзәк хастаханәсе табиблары. Үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп калмыйча, киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә яшь буынга начар үрнәк күрсәтүләрен аңлап бетермиләр бу авырулар. Әлеге замана проблемасы район җитәкчелеген дә хафага сала. Актаныш районындагы хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең чираттагы утырышында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бу хакта катгый фикерен җиткерде. «Актанышның җәмәгать урыннарына чыксаң, кая карама буш бутылкалар аунап ятуын күрәсең. Җәмәгать урыннарында, паркларда спиртлы эчемлекләрне куллануны тыя торган законнарны өйрәнергә кирәк»,- дип белдерде ул комиссия членнарына.
-
Банкларны һәм түләү системаларын мошенниклыктан саклау өчен барлык акча күчерүләрне тикшерергә мәҗбүр итүче законның тиздән үз көченә керүе турында
Россия Президенты тарафыннан «Милли түләү системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.