Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныштан киткән гуманитар ярдәм «эчтәге» егетләргә Мариуполь аша кертеләчәк

Бүген Актанышның «Без бергә» волонтерлар штабында кызу эш кайный. Махсус хәрби операциядәге егетләргә Актаныш волонтерлары унберенче гуманитар ярдәм озатуга зур әзерлек эшләре бара.

Һәр гуманитар ярдәм әзерләү барышын яктыртып барабыз.

Биредәге волонтерлар сафы тулыланып тора, лаеклы ялдагы апаларыбыз активлаша. «Безне төшерә күрмә, күренү өчен түгел, ярдәм итү өчен килдек», дип фотога төшүдән дә кача алар.

Ә  кулларына күз иярми. Солдатларга беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка-барсеткаларны бик җитез рәвештә кирәк-яраклар белән пөхтәләп тутыралар, замоклап куялар.

Эчкә кереп чыккан саен, я булмаса катлаулы ситуациядә калганда, солдатларыбызның аптечкалары эштән чыга, препаратлары тиз бетә. Шуңа күрә бу юлы егетләрдән аптечкага сорау күп булган. 

- Әйе, анда аптечкага дефицит. 200 аптечка алып препаратлар салдык. Аптечкаларны Илназ Садриев белән Айгиз Фәрдиев алып бирделәр. Аптечканың эченә ниләр салырга икәнлеген «андагы» медбратлардан сорадык. Нефопам дигән авырту баса торган препаратны халыктан җыелган акчага сатып алдык.  Бинт, жгут һәм башкаларны шулай ук Фәрдиевләр гаиләсе алып бирде. Бик зур рәхмәт аларга!- ди волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева.

 

- Волонтерлар төркемендә кешеләр гел алышынып тора, бу гуманитар ярдәм әзерләүгә электән хастаханәдә эшләгән апалар да кушылган икән?

- Әйе, бу апалар  безгә гуманитар ярдәм китергәч, «Сез монда үзегез генәмени? Монда кеше күптер дип уйлаган идек», дип ярдәмгә кушылдылар. Көн саен килеп ярдәм иттеләр, коры ашлар ясадылар. Аптечканы да шушы апалар тутырды,- ди Гөлинә.

 

- Унынчы гуманитар ярдәм вакытында фаҗига килеп чыкты, куркусыз, батыр йөрәкле Алмаз абыйны югалттык. Яңадан оешып китү авыр булмадымы?

Әйе, зур югалтуга өстәп гуманитар ярдәмгә каршы чыгучылар да булды бит. Фронт һәм тыл икегә бүленде. Сбор җыюга каршы килүчеләр, аяк чалучылар күбәйде. Оештыру авыр бирелде. Алмаз абыйдан соң яңа шоферлар, яңа озатучылар табарга кирәк булды.  Бүген 110 райондашыбыз МХОдә үзенең ил алдындагы бурычын үти. 26 солдатыбыз яралы, 22 һәлак, 11 солдат хәбәрсез югалды. Егетләрнең саны арта, чөнки үз ирекләре белән баручылар арта. Киткән һәр егет бзнең исемлектә.  Егетләребез безгә карап тора, безнең гуманитар ярдәмне туктатырга хакыбыз юк. Шуңа күрә бирешмибез, җыелабыз.  Авыл җирлекләреннән ярдәм зур,- дип Гөлинә волонтерлык эше белән таныштырды. 

Унберенче гуманитар ярдәм вакытында егетләрнең соравы буенча махсус хәрби операциягә УАЗ-буханка автомобиле  җибәреләчәк. Моның өчен халыктан җитәрлек күләмдә акча җыелган. Инде машинаның үзен генә табасы калган.

- Барысы 1, 5 миллион сум акча тупладык. Минем картага акча салу туктатылгач, акчалар солдат хатыны картасына җыела башлады. Сбор шуңадырмы, авыр барды. Әмма без егетләрнең үтенечләрен канәгатьләндерә алырлык сумманы тупладык, кирәкле әйберләрне сатып алдык. Хәзер 20 апрельгә кадәр тартмаларга тутырачакбыз, -ди Гөлинә.

 Һәр посылканың эчендә Актаныш икмәк комбинатында пешерелгән ипи, чәкчәк, сохари булачак. Шулай ук кесәгә тыгып йөрергә җайлы булсынга ярты литрлы 5-6 шешә су салачаклар. 1, 5литрлылары аерым җибәреләчәк.  Шәхси посылкаларны 18, 19 апрельдә җыеп бетергәч, гуманитар йөкне 20 апрельдә озату планлаштырыла. Моның өчен «Газель» һәм 5 тонна йөк сыйдырышлы зур фура машинасы сөйләшенгән. Мариупольдәге аерым зонада йөкләр бушатылгач, халык ярдәме солдатларга «Газель» автомобиле белән таратылачак. 

Бүген махсус хәрби операциядәге егетләребез туган якның матурлыгын, төсен, ямен, халкыбызның күңел җылысын үзенә җыйган гуманитар ярдәмне көтәләр. Аларның өметләрен кисмик, кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтик. Без-бергә, без -бердәм! 

Гөлинәнең теләге- киләчәктә гуманитар ярдәмне башка зуррак бинада туплау. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә бүлеп бирелгән урын кысан, халыктан җыелган әйберләр дә күп. 

- "Яшьлек" яшьләр үзәгендә бик күп чаралар уза. Фойе ягына да чыгып булмый. Бу бүлмә бик кечкенә, кайвакыт селкенергә дә урын юк. Безгә аерым бина кирәк инде,- ди тәҗрибәле волонтер. 

 

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев