Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Чәчәкләр китерегез Тукайга: Бүген бөек шагыйребез вафат булган көн

Бүген бөек Тукаебыз вафат булган көн. Тукай апрельдә туган, апрельдә киткән. Апрель ае - ул Тукай ае.

Тукай үлгәннән соң аны күмү олылауның башлангыч күренешләренең берсе була. Күмәргә меңләгән кеше җыелган. Ул көнне заводлар, фабрикалар өлешчә генә эшләгән, мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар булмаган. Дога укып озату өчен махсус рәвештә мөнбәр төзегәннәр. Йөзенә маска салганнар. Ул мөселман кешесенә ясалган, үлгәннән соң алынган беренче битлек булып санала. Бу билгеләр Тукайның шул чорда ук символга әйләнүе турында сөйли.

Бүген, 15 апрельдә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була.

Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Габдулла Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Башлана 11:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай каберенә барырга теләүчеләр өчен автобус сәгать 10да Татарстан Язучылар берлеге яныннан кузгала, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев