15 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән.
-
Актаныш кызлары һәм егетләре «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасында көчләрен сынады
Районыбызда баскетбол спортына тартылучылар елдан-ел арта. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Ак бүре» баскетбол командасы оешканга да дистә еллар. Шушы көннәрдә «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында район мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары көчләрен сынады.
-
Бүген контрактчы якташыбызга «Батырлык өчен» медален тапшырдылар
Актаныш районының Түке авылыннан махсус хәрби операциядә контракт нигезендә катнашучы Рамил Гарифуллин бүген «Батырлык өчен» медаленә лаек булды. Рамил Назиф улына әлеге дәрәҗәле хәрби бүләкне Минзәлә район Советының чираттагы утырышында тапшырдылар.
-
АО «Транснефть — Прикамье» отмечено благодарностью Кабинета министров Татарстана за работу с персоналом и развитие наставничества
АО «Транснефть — Прикамье» отмечено благодарностью Кабинета министров Республики Татарстан за эффективную работу по внедрению современных технологий управления персоналом, программ адаптации и профессионального становления молодых сотрудников, развитию института наставничества.
-
Ана капиталы 2024 елда ничә сумга артачак?
Ана капиталы ел саен инфляция күләмендә күтәрелә. Мәсәлән, 2024 елда ул беренче балага 631 мең сумга кадәр артачак. 2026 елга, якынча исәпләүләр буенча, ул бер миллион сумнан артып китәргә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сөйләде.
-
Актанышның беренче мәктәбендә балаларны хокук бозулардан аралау турында киңәшләшәләр
Бүген районыбыз мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, тәрбия эше буенча киңәшчеләре, социаль психологлар социаль яклау бүлеге җитәкчеләре белән берлектә ведомствоара киңәшмәгә җыелды.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбендә МХОдәге егетләребезгә ярдәм ярминкәсе башланды
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе уза.
-
Кулланучы әлифбасы: зурлыгы буенча туры килмәгән матрасны кире кайтарырга мөмкинме?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучы мөрәҗәгать итте, ул махсус кибеттән үз караватының зурлыгы буенча матраска заказ биргән. Әмма товарны алгач, кулланучы матрасның 4 см га киңрәк булуын ачыклаган.
-
Икенче елга төп дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга ярый
Мәктәп укучыларына математика буенча Төп дәүләт имтиханында рәсми рәвештә калькулятор кулланырга рөхсәт иттеләр.