Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш кызлары һәм егетләре «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасында көчләрен сынады

Районыбызда баскетбол спортына тартылучылар елдан-ел арта. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Ак бүре» баскетбол командасы оешканга да дистә еллар. Шушы көннәрдә «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында район мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары көчләрен сынады.

Бөтенроссия "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының муниципаль турнирында җиңүне Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы яулады, 2 нче урында Актанышның икенче, 3 нче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы.

Бүләкләү тантанасында иң яхшы уенчылар билгеләнде. "Уенны иң шәп кыздыручы" исеменә Актанышның икенче мәктәбеннән Аяз Хәмидуллин, "Иң яхшы уенчы"- Актанышның беренче мәктәбеннән Нияз Идиятуллин, "Иң яхшы снайпер" булып гимназиядән Әмир Газизов танылды. 

Спортчыларыбызны әлеге Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан котлыйбыз. Спорт дөньясыннан тайпылмыйча, киләчәктә дә көчле, җитезлегегезне арттырып яңа җиңүләргә ирешүегезне телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев