16 март 2024 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.
-
Миңнеханов: Кырымның Россия белән яңадан кушылуы - илебез тормышында зур вакыйга
Дүшәмбе безнең ил тормышында Кырымның Россия белән кушылуының 10 еллыгы билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә әйтте. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.
-
Районыбыз яшьләре илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын өчен тавыш бирде
Актаныш районында Россия Федерациясе президентын сайлауларда 708 беренче тапкыр сайлаучы катнаша.
-
Мари Суыксуы авылы халкы Уярня бәйрәмендә кышны озатып язны каршы алды
«Безнең Уярня бәйрәме русларның «Масленица- Май чабу» бәйрәме кебек бәйрәме инде ул. Бу бәйрәмдә чана шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз, саф һавада коймаклар пешерәбез. Җигүле атка карачкы утыртып авылның бөтен урамнарыннан начарлыкларны җыйдыртабыз. Аннан шул карачкының алъяпкыч кесәсенә теләкләр салабыз да, яндырабыз. Шулай итеп язны каршы алабыз», дип кыскача гына Уярня бәйрәме турында таныштырды авылның иң өлкән яшьтәге апаларының берсе Ульяна Михайлова.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 105 медицина учреждениесе ремонтланачак
2024 елда Татарстанда 105 беренчел звено медицина учреждениесе ремонтланачак. Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә.
-
Сайлауларда катнашып беренче Lada Vesta откан Флүдә Гардисламова: Әниемнең бүләгедер бу!
Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып Lada Vesta автомобилен оттылар. Әле генә без бәхетле гаилә янында булып шатлыкларын уртаклашып кайттык.
-
Сайлауларда Такталачыкның озын гомерле өлкәннәре дә активлык күрсәтә
Россия Президенты сайлауларының беренче көнендә Такталачык авыл җирлеге халкы активлык күрсәтте. Хәтта өлкәннәр дә сайлау участогына килеп тавыш бирделәр.