Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Мари Суыксуы авылы халкы Уярня бәйрәмендә кышны озатып язны каршы алды

«Безнең Уярня бәйрәме русларның «Масленица- Май чабу» бәйрәме кебек бәйрәме инде ул. Бу бәйрәмдә чана шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз, саф һавада коймаклар пешерәбез. Җигүле атка карачкы утыртып авылның бөтен урамнарыннан начарлыкларны җыйдыртабыз. Аннан шул карачкының алъяпкыч кесәсенә теләкләр салабыз да, яндырабыз. Шулай итеп язны каршы алабыз», дип кыскача гына Уярня бәйрәме турында таныштырды авылның иң өлкән яшьтәге апаларының берсе Ульяна Михайлова.

Ульяна апа белән Галина апа бүген яз уңыш, байлык алып килсен дип кар тавына бодай сиптеләр дә, Уярня бәйрәменең иң мөһим өлеше- чаналарына көянтәне җигеп рәхәтләнеп тау шудылар.

Алар әби-бабаларыннан килгән йола, гореф-гадәтләрен өлкәннәр һаман да саклый, яшьләр, балалар күреп калсын да, бездән соң килгән буыннарга тапшырсын, ди.

Әйе, Мари Суыксуы авылы халкы милли традицияләрне күз карасы кебек кадерлиләр, онытмыйлар.

Бүгенге Уярня бәйрәмен авылда мәктәпнең ишек алдында оештырдылар. Мәктәптә сайлау участогы да урнашкан.

Сайлауга килүчеләр дә милли бәйрәмнең кунаклары булдылар. Мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр учакта пешкән тәмле тәбикмәкләрдән авыз иттеләр, күмер самавырында кайнаткан чәй эчтеләр.

Балалар рәхәтләнеп таудан чана шудылар.

Алып баручы укытучылар Уярня бәйрәменә килүчеләрне бер дә тик торгызмады.

Авылдагы начарлыкларны җыярга киткән җигүле ат кайтканчы кунакларны әллә нинди кызыклы уеннарга чакырдылар.

Кызлар, егетләр себеркегә атланып чабу, карачкы киендерү,

аркан тартышу һәм башка кызыклы ярышларда командалап көч сынаштылар.

Мари халкының милли биюләре,җырлары бәйрәм дәвамында тынып тормады. 

Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев Уярня бәйрәме белән котлады, Эдуард Әмирҗан улы Актаныш районының мари милли автономияле үзәге җитәкчесе дә булып тора.

Ул авылдашларына авылга үзәкнең бинасын булдыру кирәклеген әйтте.

Мари авылының Карты Валерий Әхмәтҗанов Уярня бәйрәменең мәҗүсилектән килгән бик борынгы бәйрәм булуы турында сөйләде:

- Советлар чорында әлеге бәйрәм үткәрелмичә торды. Ләкин авыл халкы аны онытмады. Май чабу атнасының сишәмбесендә кич белән балалар укытучылардан качып-посып җыелып чана шуарга чыга идек. Ни өчен сишәмбе икәнен аңлата алмыйм. Элек Уярня атна буена- сишәмбедән башланып, икенче дүшәмбегә кадәр дәвам иткән. Хәзер Уярня кышны озату, язны каршы алу булып тора. Уярня "Шорок йол" бәйрәменнән соң җиде атна үткәч февраль ахыры, март башында уздырыла. Без бәләкәй чакта таудан яхшы шусын өчен тазикларның төбен боз белән катыра идек. Аны "мүгер" дип атый идек. Хәзер аны бик белмиләр. Асты боз булгач мүгер бик шәп шуа иде,- дип истәлекләр белән уртаклашты лаеклы ялдагы укытучы Валерий Миңнегәрәй улы.

Шулай итеп хыялдагы иң изге теләкләр язылган кәгазьләр урамнардан начарлык җыеп килгән карачкы белән янып көлгә әйләнде.

Ут ялкыны чорнап алган карачкыны өлкәннәр тәбикмәк белән сыйладылар, үзләре генә белгән догалар укып ил-көнгә бәрәкәт-иминлек теләделәр. 

Мари Суыксуына яз килде, кыш бирешергә теләмәсә дә хакимлекне яшәрү фасылының кулына тапшырды. Хәерең, бәрәкәтең белән кил, әй, ягымлы яз!

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев