Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сайлауларда Такталачыкның озын гомерле өлкәннәре дә активлык күрсәтә

Россия Президенты сайлауларының беренче көнендә Такталачык авыл җирлеге халкы активлык күрсәтте. Хәтта өлкәннәр дә сайлау участогына килеп тавыш бирделәр.

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров Президент сайлауларында авыл халкының активлыгы турында хәбәр итте.

- Күпләребезгә үрнәк буларак, 93 яшьлек тыл ветераныбыз Сафуанова Гөлкәй Хафиз кызы сайлау участогына үзе килеп, илбашыбызның бүгенге алып барган юлына тугры калып, киләчәктә дә илебезнең бар яклап үсүен, илләребездә тынычлык урнашуын, ил-көннәребезнең алдагы көннәрдә дә матур булуын теләп үзенең гражданлык бурычын үтәде. 
 Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган өлкән апабызга, саулык-сәламәтлек телибез, - диде Марс Мансуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев