Тормыш– көрәш, каршы чык син...
Адәм затына һәрвакыт ни дә булса җитми. Әллә заманасы буталчык, әллә үзебез артык азынабыз - эчкән суыбызга, ашаган ризыгыбызга, һәр яңа көн туган таңыбызга шөкерана кыла белмибез. Белеп, аңлап та, онытмыйбызмы гына икән соң?
Кибетләргә керәбез, күзләр азык-төлектән сыгылып торучы киштәләр буйлап йөгерә. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, тик, ни гаҗәп,...