Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тормыш– көрәш, каршы чык син...

Адәм затына һәрвакыт ни дә булса җитми. Әллә заманасы буталчык, әллә үзебез артык азынабыз - эчкән суыбызга, ашаган ризыгыбызга, һәр яңа көн туган таңыбызга шөкерана кыла белмибез. Белеп, аңлап та, онытмыйбызмы гына икән соң? Кибетләргә керәбез, күзләр азык-төлектән сыгылып торучы киштәләр буйлап йөгерә. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, тик, ни гаҗәп,...

Адәм затына һәрвакыт ни дә булса җитми. Әллә заманасы буталчык, әллә үзебез артык азынабыз - эчкән суыбызга, ашаган ризыгыбызга, һәр яңа көн туган таңыбызга шөкерана кыла белмибез. Белеп, аңлап та, онытмыйбызмы гына икән соң?
Кибетләргә керәбез, күзләр азык-төлектән сыгылып торучы киштәләр буйлап йөгерә. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, тик, ни гаҗәп, төрлесеннән булган кәнфитләрнең дә күңелгә ятышлысын тапмагандай кыланып: "И, монда бернәрсә дә юк бит. Икенчесенә барып карыйк", дип Ходай биргән әлеге ризыкларны күпсенгәндәй итәбез. "Бернәрсә дә юк"... Бер телем икмәккә тилмерткән ачлык чорларын кичкән әбекәйләр, бабыкайлар бу сүзләрне ишетсә, ни диярләр иде икән? "Барлыгы бар, тик..." Тик нәрсә? Заманага сылтый-сылтый адәм баласы үзе бозыламы, рухы гарипләнәме? Карунланамы? Азынамы? Әллә акылы биеклеге фикер сөрешен җан өчен бөтенләй таныш булмаган тарафка юнәлтәме? Сораулар күп тә соң... Кияр өчен кием җитми, ял итәргә дә вакыт тими - эшлисе эшләр тезелеп кенә тора, янәсе. Дөньясыннан зарланып, уфылдаган, аһылдаган минутлар азмы әллә? Шундый тәмләп, яратып зарланабыз, ярый әле сау-сәламәт, аякларым йөри, кулларым эшли, дип шөкерана кылу никтер уйга кереп тә карамый.
Бит бар шундыйлар - язмыш тарафыннан кыерсытылып, сәламәтлектән мәхрүм булганнар. Ә менә алар уфтануның ни икәнен дә сиздермичә, тормышның кадерен белеп, ямен тоеп, әйләнә-тирәдәгеләрне сокландырып, елмаеп-көлеп яшиләр, гомер итәләр. Сау-сәламәт кеше өчен бөтенләй юк тоелган матурлыкны да күрү, аңлау, тоемлау сәләте бирелгән үзләренә. Рухи саулык, рухи байлык бу!
Районыбызның инвалидлар оешмасыннан да бик шатлыклы, матур хәбәрләр килеп иреште: узган елгы гомуми нәтиҗәләрдән күренгәнчә, спорт ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 41 райондашыбыз катнашып, әлеге оешма лаеклы 1нче урынны яулады! Шул уңайдан оешма җитәкчесе Светлана Мулләхмәт кызы Әхмәтова белән гәпләшәбез. Үзенекеләрнең һәр уңышына, һәр җиңүенә алардан да бигрәк сөенүче җитәкченең күзләрендә шатлык нуры балкый. Һәркайсының исемен тирән хөрмәт, ихтирам белән телгә ала.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 18 гыйнвар, 2012 4 (9649) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев