Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кадерен белик матур тормышның

Зал шыгрым тулы. Халык тын калып сәхнә пәрдәсе ачылганны көтә. Киров мәдәният йортында "Яңа еллар имин булсын, кадерен белик матур тормышның" дигән исем астында театральләштерелгән бал-маскарад менә шулай башланып китте. Башка еллардан аермалы буларак, маскаларның күплеге һәм зәвыклы итеп киенүләре, аларның үз-үзләрен тотышлары сәхнәне тагын да бизәп җибәрде. Авылыбызның мәдәният...

Зал шыгрым тулы. Халык тын калып сәхнә пәрдәсе ачылганны көтә. Киров мәдәният йортында "Яңа еллар имин булсын, кадерен белик матур тормышның" дигән исем астында театральләштерелгән бал-маскарад менә шулай башланып китте.
Башка еллардан аермалы буларак, маскаларның күплеге һәм зәвыклы итеп киенүләре, аларның үз-үзләрен тотышлары сәхнәне тагын да бизәп җибәрде.
Авылыбызның мәдәният йорты режиссеры Йолдыз Гаянова сценарие нигезендә әзерләнгән бәйрәм чарасы кызыклы уеннар, җыр-биюне үз эченә алган иде. Аны Йолдыз һәм китапханә мөдире Энҗе алып бардылар, төгәллек, зур осталык сорый торган музыка өлеше, һәрвакыттагыча, рәссам-декоратор һәм җирлекнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Альбертка йөкләнде. Программа барышында әле балалар бакчасына йөрүче Азилә һәм Айназ, мәктәп укучылары: Сусана, Алисә, Лилия, Эльза, Гөлнара һәм Нәзиләнең сәхнәдә ут чәчеп торуларын халык бик яратып, көчле алкышлар белән кабул итте. Ә инде Рузил, Илмира, Лиза үзләренең чыгышлары белән бал-маскарадта беренче генә катнашмаганнарын дәлилләделәр. Тамашачыларыбыз уеннарда, җыр-биюдә бик теләп катнаштылар. Чөнки Айгөл, Лилия, Ләйсән, Алсу, Эльвир һәм Кар кызыбыз Лилия җырлаганда, аларга кушылмый түзеп утыру һич мөмкин түгел иде. Шуңадыр - халык сәхнә каршына чыгып күмәк биюләрдә катнашты.
Яңа ел бал-маскарадының төп кунагы Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел икәне беребезгә дә сер түгел. Ә инде "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаяновның Кыш бабай булуы халыкны бөтенләй таң калдырды. Зал гөж килеп, аларны басып каршы алды. Булганнан бар да була дигән әйтемнең, чыннан да, дөреслегенә без кабат инандык. Чөнки ел башында авыл үзешчәннәре смотрында биюе белән, халыкны әсир итсә, ә инде ел ахырында шаянлыгы, сүз осталыгы һәм чын юморист буларак күңелләрне яулады.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 18 гыйнвар, 2012 4 (9649) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев