18 октябрь 2025 яңалыклары
-
Якташыбыз белән горурланабыз!
Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз – 2025» республика конкурсыннан сөенечле хәбәр килде. «Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинант Закирҗанов бәйгедә мактаулы урынга лаек булды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча туризмны үстерү өчен 26 проект дәүләт ярдәме алачак
Бәйгедә сайлап алу йомгаклары буенча, Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән 26 проект 2025 елда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча туристик инфраструктураны үстерү өчен дәүләт ярдәме алачак. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
-
Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллы халкына ит-сөт, икмәк продукциясе алып килде
Бүген иртәннән үк Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Сәүдә рәтләрендә Актаныш игенчеләре, терлекчеләре җитештергән икмәк, сөт, ит, бал продукцияләре зур урын алып тора.
-
Актанышның «Без бергә» волонтерлары Казанда хөрмәтләнеп кайтты
Казанның «Фронтовые перевозчики» фонды җитәкчесе Наил Хәйдәр улы Актаныш районының «Без бергә» хәйрия фонды волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды.