Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллы халкына ит-сөт, икмәк продукциясе алып килде
Бүген иртәннән үк Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Сәүдә рәтләрендә Актаныш игенчеләре, терлекчеләре җитештергән икмәк, сөт, ит, бал продукцияләре зур урын алып тора.
Хуҗалыклар, фермерлык хуҗалыклары, оешма-предприятие вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр шәһәр халкын ачык йөз белән каршы алып, үз продукцияләрен тәкъдим итә. Товарлар сыйфатлы, свежий. Шуңа да сатып алучылар канәгать, Актаныш җитештерүчеләренә олы рәхмәтләрен белдерәләр.
Ярминкәләр уңышлы узсын, райондашларыбызга нәтиҗәле сәүдәләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев