Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Якташыбыз белән горурланабыз!

Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз – 2025» республика конкурсыннан сөенечле хәбәр килде. «Әнәк» агрофирмасы комбайнчысы Фердинант Закирҗанов бәйгедә мактаулы урынга лаек булды.

  Ярышлар Сарман районы кырларында узды, анда бөтен республикадан иң көчле механизаторлар җыелган иде. Безнең район комбайнчысы, «Әнәк» агрофирмасыннан Фердинант Закирҗанов, көмеш медальгә лаек булды, Татарстанның иң яхшы яшь механизаторлары арасында II урынны яулады! Яшь механизаторга Казан дәүләт аграр университетының «Агроинженерия» факультетына укырга керү өчен рекомендация бирә торган сертификат та тапшырылды.  Бу Фердинантның югары потенциалын һәм һөнәри ярышларда күрсәткән практик күнекмәләренең бик яхшы булуын күрсәтә. Бу җиңү-тырыш хезмәт, чын осталык һәм үз һөнәреңә тугрылык нәтиҗәсе. Фердинант Фәнисовичны югары казанышы белән котлыйбыз! Туган районыбыз кырларында яңа җиңүләр һәм рекордларга ирешүен телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев