19 март 2024 яңалыклары
-
Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла
2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
Районыбыз мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза
Рамазан аенда ураза тоту - ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Шөкер, районыбызда да ураза тотучылар саны артканнан-арта. Шуның белән беррәттән, көн буена ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре дә еш үтә. Мәсәлән, Җәмигъ һәм Бүләк мәчетләре үзара килешеп көнаралаш авыз ачу мәҗлесләре оештыралар.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның акчалата ярдәменә кызы йөргән бакчага костюмнар алганнар
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның акчалата ярдәменә кызы Аида йөргән Киров балалар бакчасына әкият геройлары костюмнары алганнар. Бу хакта безгә балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова хәбәр итте.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело учение на переходе трубопровода через реку
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Усть-Балык – Курган – Уфа - Альметьевск через р. Ик в Республике Татарстан.
-
Районыбыз укучылары- «XXI гасыр Кулибиннары»!
Бүген районыбызда «XXI гасыр Кулибиннары» техник иҗат олимпиадасы уза.
-
Район җитәкчелеге Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры Шамил Хәмит улы Гафаров рәислек итте. Видеоконференциягә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев та кушылды. Районыбыз юллары өчен җаваплы оешма җитәкчеләре дә 2024 елдагы беренче утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне карауда катнашты.
-
Коррупциягә каршы көрәш- иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы ул
Хәзерге Россия җәмгыятендә һәм дәүләтендә төп проблемаларның берсе-коррупция, татарчалап әйткәндә-ришвәтчелек.