Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Район җитәкчелеге Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры Шамил Хәмит улы Гафаров рәислек итте. Видеоконференциягә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев та кушылды. Районыбыз юллары өчен җаваплы оешма җитәкчеләре дә 2024 елдагы беренче утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне карауда катнашты.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында
республикадагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдәге проблемалар тикшерелде, аларны хәл итү буенча конкрет чараларны тормышка ашыру кирәклеге ассызыкланды. 

Рәсми статистика саннары җитәкчеләрдә урынлы борчу уята. 2024 нче елның 1 гыйнварыннан 17 мартына кадәр вакыт аралыгында республика юлларында 505 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 19 га артык. Иң күп аварияләр саны февраль аена туры килә, 213 юл һәлакәтендә 263 кеше яраланган, 26 кешенең гомере өзелгән. 3 ай эчендә юл фаҗигаләрендә 60 кеше үлгән, 637 кешенең сәламәтлегенә җитди зыян килгән. 

Шамил Хәмит улы  федераль һәм муниципаль юлларда күпсанлы фаҗигаләр, аларда сау-сәламәт кешеләрнең юлларда һәлак булуына юл кую бернинди кысаларга да сыймавын белдерде:

- Махсус хәрби операция барган көннәрдә мондый күрсәткечләрнең булуы бик начар. Өстәвенә республикада табигый үсеш, туу аз. Безнең өчен юл һәлакәтләрен, алардагы үлем һәм зыян күрүчеләрнең санын булдырмау төп максат. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү-  төп бурычыбыз!- диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров.
 

 

Республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар һәм авариялелек торышы турында Татарстан буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов хисап тотты. 

Татарстан Республикасы юлларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җентекләп сөйләде.

Биредә шулай ук федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев