Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Районыбыз укучылары- «XXI гасыр Кулибиннары»!

Бүген районыбызда «XXI гасыр Кулибиннары» техник иҗат олимпиадасы уза.

"XXI гасыр Кулибиннары" олимпиадасы районыбызда бишенче тапкыр уза. Олимпиаданы оештыручылар һәм жюри әгъзалары-  балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова белән өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәммәдиев укучыларның иҗади эшләреннән канәгать.

Район мәктәпләре укучылары традицияггә әверелеп баручы олимпиадада дүрт юнәлеш буенча- технология, робототехника, сәнәгать товарлары, медицина- сәламәтлек  саклау темасына ясалган иҗат эшләрен тәкъдим итте. Укучылар проект эшләрен яклап, аның өстенлекләре, тормыш-көнкүрештә ничек итеп кулланылуы турында да сөйләделәр.

Актанышның беренче мәктәбенең технология укытучысы Алмаз Рахманов үзенең шәкерте 6 т сыйныфы укучысы Мансур Хуҗин белән "XXI гасыр Кулибиннары" олимпиадасына тәкъдим итәчәк эшләре белән таныштырды. 

Өр-яңа җайланмалар белән беррәттән узган елгы олимпиадага алып килгән иҗат эшләрен тагы да камилләштереп тәкъдим итүчеләр дә бар. Компетентлы жюри алар арасыннан иң -иңнәрен сайлап җиңүчеләр билгеләячәк, призлы урыннарга лаек булган конкурсантларның эшләрен республика олимпиадасына җибәрәчәкләр.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев