“Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раил «Татар моңы мәңге яңгырар» фестивалендә җиңде
22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында узган «Татар моңы мәңге яңгырар» III халыкара фестиваль-бәйгесе финалында “Алтынчәч” балалар бакчасыннан 7 яшьлек Ямилов Раиль катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Раиль татар халкының “Матур булсын” җырын югары дәрәҗәдә башкарды. Җитәкчесе Чулпан Басыйрова.