Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Бәядә бер сумма күрсәтелгән, ә карта белән түләгәндә күбрәк акча алырга тырышалар

Актанышның Ветераннар йортында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Мингазов ветераннар клубы әгъзалары белән чираттагы очрашу үткәрде.

 

Очрашу барышында өлкән буын вәкилләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның төп статьялары һәм законнардагы соңгы актуаль үзгәрешләр аңлатылды.

Тыңлаучыларның игътибарын аеруча төрле тауарлар сатып алганда очрый торган хәлләр — бәядә бер сумма күрсәтелгән, ә карта белән түләгәндә  күбрәк акча алырга тырышулары турында мәсьәлә җәлеп итте. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече бу закон бозылуның турыдан-туры очрагы икәнен һәм һәр кулланучы бу хакта белергә тиешлеген җентекләп аңлатты. «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы законның 16.1 статьясына ярашлы рәвештә, сатучының түләү ысулына — акчалата, банк картасы яки онлайн күчермәгә бәйле рәвештә төрле бәяләр куярга хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев