Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актаныш районында яшәүчеләргә 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга кирәк

Актаныш районында яшәүчеләргә 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәк.

Әлеге кампания кысаларында билгеле бер категория гражданнар 2025 елда алынган керемнәре турында 3-НДФЛ формасында салым декларациясе бирергә тиешләр. Исегезгә төшерәбез, мөлкәтне сатудан, арендага бирүдән һәм якын туганыгыз булмаган кешедән бүләккә алудан кергән керемнәр, Россия Федерациясеннән читтә алынган керемнәр, төрле отышлардан кергән һәм башка керемнәр тәгаен декларацияләнергә тиеш.

 

 

3-НДФЛ декларацияне 1 гыйнвардан алып 30 апрельгә кадәр (әлеге көнне дә кертеп) исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта декларация тапшыруның чик срогы салым кичерүләре алуга кагылмый. Бу очракта 3-НДФЛ декларацияне елның теләсә кайсы вакытында җибәрергә була.

 3-НДФЛ декларацияне “Физик затлар өчен салым түләүче шәхси кабинеты” сервисы аша тапшыру уңайлы. Анда сезнең мәгълүматларның күпчелек өлеше инде тутырылган була. Шәхси кабинет мөлкәт яки социаль салым кичерүләре алу максатында  салым декларациясе бирергә дә җайлы.

Декларацияне тутыру һәм җибәрү өчен “Керемнәр һәм кичерүләр” яисә “Мөрәҗәгатьләр каталогы” бүлекләрен файдалану мөһим.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев