«Татар аты» фестивалендә Актаныш аты
Лениногорск районында ат сөючеләр өчен зур бәйрәм — III Бөтенрәсәй «Татар аты» фестивале узды. Бу чарада республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар җыелды. Ат спортын яратучылар, асыл токымлы атлар ияләре һәм тамашачылар өчен бай программа әзерләнгән иде.