Актанышның 6 нчы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләренең август киңәшмәсе узды. Чараны мәктәпкәчә белем буенча методист Нәилә Нәзиф кызы ачып, хезмәттәшләренә уңышлы ел теләде. Киңәшмә юбилейларны котлаудан һәм яңа белгечләрне сәламләүдән башланды.
Район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Рәфис кызы узган уку елы йомгакларын ясады. Төп өлеш тәҗрибә уртаклашуга багышланды. Педагоглар үз проектларын тәкъдим иттеләр: татар фольклорыннан алып, математиканы театр аша өйрәтүгә кадәр.
Конкурс җиңүчесе Миләүшә Мөдәрис кызы "Танграм" белән эшләү серләре буенча мастер-класс күрсәтте. Ахырдан Наилә Назиф кызы педагогларны профессиональ конкурсларда катнашырга чакырды. "Мэджик-бокс" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.
Нет комментариев