Татарстан яшьләре «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында грантлар ота ала
Татарстанда яшьләр үз инициативаларын үстерергә, грант ярдәме алырга, һөнәри тәҗрибә тупларга һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә торган федераль проектларда катнаша ала. «Большая перемена», «Я в Агро», «КАРДО», «Твой Ход», «Быть, а не казаться», «Росмолодёжь.Гранты» һәм башка бәйгеләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.