Саба районында самолет җиргә төшеп ике кеше һәлак
Республикада

Саба районында самолет җиргә төшеп ике кеше һәлак

Саба районы Шәмәрдән авылында җиңел моторлы самолет телевышкага бәрелгәннән соң шәхси йортның бакчасына төшеп һәлакәткә очраган. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше — курсант һәм ун еллык очыш тәҗрибәсе булган пилот һәлак булган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу курсантның беренче очышы булган. Хәзерге вакытта тикшерү фаҗиганең ике төп версиясен карый: пилот хатасы һәм самолетның техник төзексезлеге. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Саба районы Шәмәрдән авылыШулай ук хәбәр ителгәнчә, һәлакәткә очраган Cessna самолеты якынча 10 ел элек Болгарда да авиация инцидентына эләккән булган. Ул вакытта пилот автомобиль белән бәрелешүдән котылып калган.

Саба районы Шәмәрдән авылыФаҗига буенча тикшерү дәвам итә.


Нет комментариев