Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Батырлык ордены кавалеры Нияз Фәррахов яшәгән йортка Хәтер тактасы куелды. Әлеге истәлек билгесе — батыр райондашыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү, аның тормыш юлын һәм батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү символы.
Хәтер тактасын ачу тантанасында Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, Ниязның туганнары, укытучылары һәм остазлары, Әфганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция ветераннары, Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары һәм райондашлар катнашты.
«Кешелекле, игътибарлы, акыллы егет иде»
Нияз Фәррахов райондашларының күңелендә кешелекле, игътибарлы, акыллы, кызыксынучан һәм һәр нәрсә белән тирәнтен кызыксына белә торган егет булып саклана.
Аны кечкенәдән белгән укытучылары, остазлары, әбисе Роза Сергеева һәм әнисе Ираида Фәррахова бүген Хәтер тактасы каршында Нияз турында истәлекләре белән уртаклашты. Алар сөйләгән хатирәләрдә Ниязның балачактан ук үз алдына максат куеп, тырышып яшәве, белемгә һәм спортка омтылуы аерым урын алды.
Чарага килгән Актанышның икенче санлы мәктәбе укучыларына мөрәҗәгать итеп, чыгыш ясаучылар яшь буынга Нияз абыйлары кебек батыр, куркусыз, белемле һәм илгә кирәкле кешеләр булып үсәргә дигән теләкләрен җиткерде.
Фәррахов Нияз Илдар улы
Фәррахов Нияз Илдар улы 1993 елның 29 апрелендә Актаныш авылында туа. 2010 елда Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Агрегат заводында хезмәт куя. 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашу өчен хәрби хезмәткә алына. 2023 елның 21 декабрендә каты бәрелешләрнең берсендә яраланып, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Шахмат- Нияз тормышының бер өлеше
Нияз Фәррахов кечкенәдән шахмат белән шөгыльләнә. Аның өчен бу уен мавыгу гына түгел, фикерләүне, сабырлыкны, алдан күреп эш итә белүне тәрбияләгән зур мәктәп була.
Шахмат буенча остазы Фәһим Галимов Ниязның төрле республика һәм Россиякүләм ярышларда катнашып, җиңүләр яулавын искә алды. Мәктәпне тәмамлагач та Нияз шахматны ташламый, яраткан шөгылен дәвам итә.
Остазы бүген Ниязның Татарстан чемпионатында яулаган кубогын әнисе Ираида Фәрраховага тапшырды. Бу бүләк хәзер гаилә өчен аеруча кадерле истәлек.
Ниязның шахматтагы уңышлары аның зирәклеге һәм тирән фикер йөртә белүе турында сөйли. Районда район башлыгы Ленар Зарипов тәкъдиме белән ачык шахмат чемпионаты үткәрелә башлавы да Ниязның бу спорт төренә керткән өлешен, аның никадәр көчле һәм сәләтле уенчы булуын күрсәтә.
Ветераннар яшь буынга мөрәҗәгать итте
Хәтер тактасын ачу чарасына Әфганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция ветераннары да күпләп килгән иде. Алар Ниязның батырлыгы турында сөйләп, Ватанны саклауның һәр буын өчен изге бурыч булуын ассызыклады. Чарада патриотик чыгышлар яңгырады, хәрби-патриотик җырлар башкарылды.
Ветераннар һәм Ниязны якыннан белгән кешеләр яшьләргә аның тормыш юлын үрнәк итеп күрсәтте. Ниязның исеме бүген Хәтер тактасында гына түгел, аны белгән кешеләрнең йөрәгендә дә яши.
«Кадерле кешеләребез һәрвакыт янәшәбездә»
Чарада иң тетрәндергеч чыгышларның берсен Ниязның әнисе Ираида Фәррахова ясады. Ул бүген иртән бакчадагы агачка ике кош килеп кунуын сөйләде. Әни кеше аларга карап, кадерле кешеләренең — улы Ниязның һәм Нияз һәлак булганнан соң вафат булган әтисе Илдар абыйның рухлары һәрвакыт янәшәдә икәнлеге турында уйлавын әйтте.
Бу сүзләр чарада катнашучыларның күңеленә аеруча тирән үтеп керде. Чөнки якын кешесен югалткан ана өчен хәтер — үткән турында гына түгел, бүген дә дәвам иткән күңел бәйләнеше.
Батыр уллар рухына дога кылынганнан соң, Хәтер тактасын ачу хокукы Ниязның әнисе Ираида Фәрраховага һәм кызы Аидага бирелде. Алар ак пәрдәне төшереп, истәлек тактасын райондашлар өчен ачты.
Тантанага килгән һәркем Хәтер тактасы янына чәчәкләр салды. Бүген Актаныштагы бер йорт диварында Нияз Фәрраховның исеме мәңгеләштерелде. Бу исем — бер гаиләнең генә түгел, аны белгән, аның белән аралашкан, аның батырлыгы белән горурланган барлык райондашларның уртак хәтере.
Нет комментариев