21 июль 2022 яңалыклары
-
ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!
Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
За 4 года реализации нацпроекта «Экология» парк техники подведомственных учреждений Минлесхоза РТ пополнился 109 ед. техники
С 2019 по 2022 годы в рамках регионального проекта «Сохранение лесов в Республике Татарстан» федерального проекта «Сохранение лесов» национального проекта «Экология» парк техники подведомственных учреждений Министерства лесного хозяйства РТ пополнился 109 ед. техники и 879 ед. оборудования.
-
СӘЛАМӘТ РУХ:"Бүләк"тә ял итүче балалар ГТО тапшырды(+ФОТО, +ВИДЕО)
Инструкторлар һәм тренерлар балалардан спорт сынауларын үтәү буенча зачетлар кабул иттеләр, башкарылган эшләрдән һәм алынган нәтиҗәләрдән бар да бик канәгать калдылар.
-
ИХЛАС КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм казанышларыгыз белән, Ләйсән Фоат кызы!
Актаныш районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева - "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе тарафыннан үткәрелгән конкурста зур җиңүгә лаек булды.
-
Интернет аша куркынычсыз сатып алу кагыйдәләре
Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт кхрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора.
-
Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район
Программада татар эстрадасы җырчылары Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина җырлар өчен җавап бирәчәк, Ильяс Шәрипов баянда попурри башкарачак, Лилия Кадыйрова белән Сәйлән шигырьләр укыячак.
-
РАЙОН ҖИТӘКЧЕСЕ ЛЕНАР ЗАРИПОВ:"Үзебез дә яшьлектә ДНДда йөрдек"(+БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР СПИСОГЫ)
Хәбәр иткәнебезчә, Актаныш хакимиятенең кече утырышлар залында районда тәртипне, хокукны саклау буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә чыгарылган сораулар каралды. Лаеклылар, Актаныш районында хокукны саклауда актив катнашкан гражданнар хөрмәтләнде, акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Якташыбыз Кирам Сатиев белән әңгәмә: Гармунда уйнау сәләте миңа әтидән күчкән
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев – гаять киң кырлы шәхес. Ул – виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Моңа өстәп китаплар яза, институтта студентлар укыта. Халык телендә аны гармуннар патшасы дип йөртәләр.
-
Йокысызлыктан мәтрүшкә булыша
Бер аш кашыгы коры мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга, аннан тагы 10–15 минут сүрән утта тотарга кирәк.
-
ПОДКАСТ: Бакча җиләгеннән мул уңыш алам дисәң!
Студиябезнең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадинага микрофонны тапшырдык. Ул әлеге тематика буенча үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Рәхим итеп тыңлагыз!