Йокысызлыктан мәтрүшкә булыша
Бер аш кашыгы коры мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга, аннан тагы 10–15 минут сүрән утта тотарга кирәк.
Соңыннан суытып, сөзеп куела. Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал салып эчү киңәш ителә.
Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2–3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев