22 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә- көчле салкыннар килә
23 гыйнварда төнлә һава температурасы -21..-26 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда -32°ка кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -17..-22° булыр дип фаразлана, көнчыгыш районнарда -25°ка кадәр.
-
Татарстанда Күп функцияле гаилә үзәкләренә 80нән артык гаилә мөрәҗәгать иткән
2025 елның декабрендә Татарстанда ике Күп функцияле гаилә үзәге ачылды – Әлмәттә һәм Казанның Авиатөзелеш районында. Бу вакыт эчендә аларга Татарстанның 85 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
-
Альфия Когогина: Иностранных граждан, взявших в руки оружие для защиты России и проходящих военную службу в РФ, нельзя выдавать другим государствам
Госдума приняла в первом чтении пакет из трех законопроектов, которые направлены на усиление правовой защиты иностранных граждан, которые проходили или проходят военную службу в Вооруженных Силах РФ.
-
Альфия Когогина: Принятая инициатива направлена на ограничение необоснованного увеличения тарифов на услуги ЖКХ
Госдума приняла в первом чтении законопроект, расширяющий полномочия Федеральной антимонопольной службы в части контроля за тарифообразованием.
-
2,9 млн рублей: в Татарстане самая высокая единовременная выплата в ПФО при подписании контракта
В республике наиболее выгодные условия для подписания контракта.
-
Түбән Кама мэры 37 нче лицейда укучының җыештыручыга һөҗүме белән бәйле инцидентны шәрехләде
Бүген иртән Түбән Каманың 37 нче лицеенда 13 яшьлек укучы җыештыручыга пычак белән һөҗүм итә һәм аның кулын имгәтә. Мэр Радмир Беляев сүзләренчә, хәзер зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
-
Яңа Кормаш авылы өчен гомерен багышлаган Закирҗанов Тәкый Закирҗан улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Район башлыгы котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырды
-
Яңа Кормаш авылында яшәүче Шакирова Эгьдәбә Фәрхетдин кызына 98 яшь тулды
Яңа Кормаш авылында гомер кичерүче, тугыз бала тәрбияләп үстергән Шакирова Эгьдәбә Фәрхетдин кызы 98 яшен тутырды.
-
«Зилфәт Басыйров оныклары» III муниципаль рәсем бәйгесенең җиңүчеләре
«Зилфәт Басыйров оныклары» исеме астында үткәрелгән III муниципаль рәсем бәйгесендә сәләтле балалар үз осталыкларын күрсәттеләр.
-
11 нче сыйныф укучылары фәнни конференциядә призлы урыннар яуладылар
Якутиянең Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм Авыл хуҗалыгы академиясе оештырган 18 нче Бөтенроссия «Интеллектуальный потенциал молодёжи — селу XXI века» конференциясендә 11 нче сыйныф укучылары дипломнарга лаек булдылар.
-
Татарстан буенча Россельхознадзор документларны рәсмиләштерүдә хокук бозулар тапкан
Татарстанда «Бәхетле» фабрикасы предприятиеләренең берсендә сөт продукциясе белән эшләгәндә ветеринария законнарын бозу теркәлгән. Хокук бозулар терлек продукциясен электрон контрольдә тоту өчен кулланыла торган «Меркурий» федераль дәүләт системасындагы мәгълүматларны тикшерү барышында ачыкланды. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.