Актаныш

Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Яңа Кормаш авылы өчен гомерен багышлаган Закирҗанов Тәкый Закирҗан улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район башлыгы котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырды

Яңа Кормаш авылының хөрмәтле кешесе, Тәкый Закирҗан улы Закирҗанов гомере буе туган авылында яшәде һәм шушы җирлектә күп еллар хезмәт куйды. Аның тормыш тәҗрибәсе авылдашлары арасында зур хөрмәткә ия.

Тәкый абыйны юбилее белән котлап, район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән аңа котлау хаты һәм җылы сүзләр белән күчтәнәч кабы тапшырылды. Юбилей авылдашлар өчен Тәкый абыйның гомере буе башкарган изге эшләренә ихтирам күрсәтү булды.

Тәкый абыйны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев