Түбән Кама мэры 37 нче лицейда укучының җыештыручыга һөҗүме белән бәйле инцидентны шәрехләде
Бүген иртән Түбән Каманың 37 нче лицеенда 13 яшьлек укучы җыештыручыга пычак белән һөҗүм итә һәм аның кулын имгәтә. Мэр Радмир Беляев сүзләренчә, хәзер зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, яшүсмер – 7 нче сыйныф укучысы‑полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган. Аның белән эш алып барыла, уку йортына әти-әниләре чакырылган.
"Эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Росгвардия көче белән һөҗүм итүче тоткарланган, аның белән эш алып барыла, ата-аналары мәктәптә. Барлык укучылар да эвакуацияләнгән, аларның берсе дә, Аллага шөкер, зыян күрмәгән», – дип билгеләде Беляев.
Барлык ашыгыч хезмәтләр урынында, мәсьәлә тулы контрольдә.
"Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан, аннары аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклаячак һәм киләчәктә мондый хәлләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча эш башкарылачак", - дип өстәде Радмир Беляев.
Яшүсмернең Түбән Камадагы 37 нче лицей хезмәткәренә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев