23 октябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанның бер районында терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде
Татарстан Республикасы хакимияте Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә хайваннар котыру очраклары ачыклануга бәйле рәвештә чикләү чаралары игълан итте.
-
Бүген Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен көзге каникул алдыннан махсус җыелыш узды
Чарада МЧС, ЮХИДИ, ПДН вәкилләре, шулай ук “Игелек үзәге” хезмәткәрләре катнашты. Җыелышның төп максаты – укучыларның һәм өлкәннәрнең каникул чорында иминлеген тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү иде.
-
«Актаныш» агрофирмасы кукуруздан рекордлы уңыш җыя
Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында кукурузны бөртеккә суктыралар. Уңышы бер гектарга әлегә 165 центнерны тәшкил итә. Бу, республикада гына түгел, хәтта ил күләмендә иң югары уңыш.
-
Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак
Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак. Бу 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.
-
Татарстанда Африка корпусы сугышчыларының балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнде
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
-
Бүген Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә
23 октябрьдә Татарстан Республикасында болытлы һава торышы саклана. Иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.