Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Бүген Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен көзге каникул алдыннан махсус җыелыш узды

Чарада МЧС, ЮХИДИ, ПДН вәкилләре, шулай ук “Игелек үзәге” хезмәткәрләре катнашты. Җыелышның төп максаты – укучыларның һәм өлкәннәрнең каникул чорында иминлеген тәэмин итү, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү иде.

Очрашу барышында МЧС хезмәткәре Рәшитов Илгиз Айрат улы балалар белән янгын куркынычсызлыгы темасына сөйләште. Ул янгын чыгуның төп сәбәпләре, аны булдырмау юллары турында аңлатты, тормыштан алынган мисаллар китерде.

Иминлек бүлегеннән килгән Гүзәл Илсур кызы, гаиләләр белән эшләү буенча белгеч буларак, балаларга мошенникларның алдау алымнары, интернеттагы киберкуркынычлар турында сөйләде. Ул һәркемне сак булырга, таныш булмаган сылтамаларга басмаска чакырды.

Социаль ярдәм бүлегеннән Динара Айратовна профилактика темасына әңгәмә үткәрде. Ул хокук бозуларны булдырмау, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында аңлатты, презентация күрсәтте.

ЮХИДИ бүлегеннән Ләйсән Мөхәммәтова чыгыш ясады. Ул велосипед, самокат һәм скутерларда йөрү кагыйдәләрен искәртте, юлда иминлек саклауның мөһимлеген ассызыклады. Балаларга видеоролик күрсәтеп, юл хәрәкәтендә игътибарлы булырга өндәде.

Инспектор Артур Фавазитович Зиганшин мәктәп балаларына мотоцикл белән идарә итү кагыйдәләре һәм машина йөртү хокукы булу кирәклеге турында сөйләде. Ул шулай ук балигъ булмаган балаларның хокук бозулары һәм таныклыксыз йөрү очрагында җаваплылыгы турында аңлатты, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеген ассызыклап үтте.

Чара ахырында укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Мондый очрашулар балаларда җаваплылык хисе тәрбияли, төрле хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев