Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Актаныш» агрофирмасы кукуруздан рекордлы уңыш җыя

Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында кукурузны бөртеккә суктыралар. Уңышы бер гектарга әлегә 165 центнерны тәшкил итә. Бу, республикада гына түгел, хәтта ил күләмендә иң югары уңыш.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 Автор фотолары

Агрофирмада быел 505 гектар мәйданда кукурузны бөртеккә иккәннәр. Шуның 150 гектарын әлегә суктырып алганнар. Уртача уңыш бер гектарга 165 центнерны тәшкил итә. Бу күрсәткеч дөнья күләмендәге рекордтан да югарырак. Хакыйкатьне ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре үзләре килеп, уңышны үлчәп караганнар.

«Кукуруз белән ныклап шөгыльләнгән Америкада да мондый уңышлар булмаган. Бу, безнең өчен олы сөенеч», – дип белдерә агрофирманың баш агрономы Газинур Әхмәев.

Баш агроном бу уңышның сәбәбенең өч төп факторда – сортлы орлык, югары технологияләр һәм оста механизаторларга бәйле дип саный.

«Орлыкларга килгәндә, без чит ил орлыклары белән эшлибез. Алар кыйммәт булса да, үзенең нәтиҗәсен бирә. Технологияләргә килгәндә, без кукурузны курыкмыйча, 9 сантиметр тирәнлектә, бер метрга 5-6 бөртек туры килерлек итеп чәчәбез. Шулай ук дым каплау, ашламаларны вакытлыда кертү, корткычлардан саклау – болар барысы да нәтиҗәгә тәэсир итә. Шулар нәтиҗәсендә кукурузның биеклеге 3 метр 80 сантиметрга кадәр җитте», – дип аңлата Газинур Әхмәев.

Бүгенгә көндә 25 мең центнер кукуруз бөртеге суктырып алынган. Бөртекләрнең дымлылыгы хәзер 26 процент тәшкил итә. Суктырылган уңышны киптерү өчен агрофирманың үз икмәк киптерү җайланмасы эшли.

Кукурузны бөртеккә игүдә агрофирманың унбер еллык тәҗрибәсе бар. Газинур Әхмәев үзенең белемнәрен дүрт район белән дә бүлешкән.

Кырда өч комбайн эшли. Аларны Эльбрус Мөхәммәтов, Илмир Гайнанов, Диларис Мөхәмәтшин иярли. Суктырылган бөртекләрне алты КамАЗ машинасы даими рәвештә ташып тора.

Калган 355 гектар мәйданнан да уңышны тиз арада җыярга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев