24 октябрь 2012 яңалыклары
-
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, райондашларым!
Сезне Корбан бәйрәме белән үз исемемнән, шулай ук мөхтәсибәткә караган барлык мәхәллә-имамнары исеменнән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз безне Үзенең рәхмәтләреннән һәрдаим ташламасын; иманнарыбызны ныклы кылсын, намазларыбызны һәм башка барча изге гамәлләребезне дә риясыз, ихласлык белән кылуларыбызны насыйп итсен; чалган һәм чалачак корбаннарыбызны, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын; кылган изге гамәлләребез бәрәкәтендә...
-
Корбан гаете белән
Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән барлык райондашларыбызны, дин кардәшләребезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә, авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә,...
-
Атналык хәбәрләр 21.10.12
-
Мәрхәмәтле телефон эшкә кереште
-Ал-ло, исәнмесез! Каушап калдым бит әле... - диде, Усы авылыннан Нәкыя апа Барсаева тәүге тапкыр зур санлы, ачык төстәге дисплейлы кәрәзле телефоннан "2" санына басып, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән элемтәгә кергәч. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова телефонны алып, әңгәмәне дәвам итеп ачыклык кертте: - Хәерле...
-
Яшьләр йорт сала
"Авыл хуҗалыгы кредиты" программасы ярдәмендә быел 30дан артык гаилә яңа елны яңа йортта каршыларга җыена. Яңа елны көтмичә, бүген үк күченеп, яңа нигезләрендә Коръән ашы уздыручы гаиләләр дә бар. Кайсы ягы белән отышлы соң ул "Авыл хуҗалыгы кредиты"? Аны алырга теләгән һәркемнең дә моңа хокукы бармы һәм мөмкинлеге җитәрлекме? Гомумән,...
-
Д.Харисов: “Тиешенчә эшләмәсәк, безгә бәя – өч тиен“
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 2013 ел уңышына нигез салына. Соңгы арада узган һәрбер гамәли сөйләшүдә көн кадагына куелган мәсьәләләрнең тәүгесе булып яңгырый ул. Узган атнада "Наратлы" ҖЧҖ биләмәләрендә үткән киңәшмәдә дә орлык әзерләү хезмәтенең әһәмияте кат-кат ассызыкланды. Гади тел белән әйткәндә, сөйләшү "ни чәчсәң- шуны урырсың" рухында узды. Алдагы елда...
-
Товар сатуның үз вакыты бар
Әйтик, Татарстан Республикасында товар сату өчен түбәндәге сезон вакытлары билгеләнгән: кышкы - 16 ноябрьдән 15 мартка чаклы; язгы -16 марттан 15 майга чаклы; җәйге -16 майдан 31 августка чаклы; көзге - 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә чаклы. Сезонлы киемнәр сатуда дәгъваларыгыз булса, кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, дип...
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча беренче халыкара олимпиада уздырылды
Анда да Айдар зур уңышка иреште. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрләрендә: "Олимпиада җиңүчеләре сигез - Кытайдан Фатыйха Жэмуцзыя, Казахстаннан Ринат Абделкаюмов, Татарстаннан Ләйсән Габделманова белән Айдар Шәйхин, Башкортстаннан Алсу Галимова белән Алсу Шәйхетдинова, Чувашстаннан Алсу Шәйдуллина, Оренбург өлкәсеннән Гүзәл Арсланова. Аларга, шулай ук икенче, өченче урыннар яулаган призерларга дипломнар һәм iPADлар...