Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, райондашларым!

Сезне Корбан бәйрәме белән үз исемемнән, шулай ук мөхтәсибәткә караган барлык мәхәллә-имамнары исеменнән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз безне Үзенең рәхмәтләреннән һәрдаим ташламасын; иманнарыбызны ныклы кылсын, намазларыбызны һәм башка барча изге гамәлләребезне дә риясыз, ихласлык белән кылуларыбызны насыйп итсен; чалган һәм чалачак корбаннарыбызны, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын; кылган изге гамәлләребез бәрәкәтендә...

Сезне Корбан бәйрәме белән үз исемемнән, шулай ук мөхтәсибәткә караган барлык мәхәллә-имамнары исеменнән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз безне Үзенең рәхмәтләреннән һәрдаим ташламасын; иманнарыбызны ныклы кылсын, намазларыбызны һәм башка барча изге гамәлләребезне дә риясыз, ихласлык белән кылуларыбызны насыйп итсен; чалган һәм чалачак корбаннарыбызны, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын; кылган изге гамәлләребез бәрәкәтендә хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек, татулык, тынычлык, иминлек, туклык, муллык, шайтаннарның һәм шайтани бәндәләрнең вәсвәсәләренә бирелмичә бәхетле гомер кичерүләребезне насыйп вә мөяссәр кылсын! Авыруларга хәерле шифаларын, парсызларга иманлы, тәүфыйклы парларын, динсезлектә, адашу юлында йөрүчеләргә Үзенең туры юлын насыйп итсен; барчаларыбыздан да дога өмет итүче җәмигъ әрвахларыбызның да рухларын шатландырсын, аларның мәңгелек урыннарын җәннәт бакчаларында кылсын. Әмиин! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев