Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мәрхәмәтле телефон эшкә кереште

-Ал-ло, исәнмесез! Каушап калдым бит әле... - диде, Усы авылыннан Нәкыя апа Барсаева тәүге тапкыр зур санлы, ачык төстәге дисплейлы кәрәзле телефоннан "2" санына басып, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән элемтәгә кергәч. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова телефонны алып, әңгәмәне дәвам итеп ачыклык кертте: - Хәерле...

-Ал-ло, исәнмесез! Каушап калдым бит әле... - диде, Усы авылыннан Нәкыя апа Барсаева тәүге тапкыр зур санлы, ачык төстәге дисплейлы кәрәзле телефоннан "2" санына басып, районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән элемтәгә кергәч.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова телефонны алып, әңгәмәне дәвам итеп ачыклык кертте:
- Хәерле көн, "Мәрхәмәтле телефон" акциясе буенча телефоннар тапшырып йөри идек. Сезнең белән элемтәгә кереп аралашу тәртибен аңлатабыз...
Районда 360 кешегә социаль хезмәткәр көндәлек мәшәкатьләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Алар арасыннан аеруча да ярдәмгә мохтаҗ дип табылган, элемтәгә керү өчен телефоннары булмаган 50 кешегә хәйриячеләр ярдәме белән алынган кәрәзле телефоннар тапшырылды. Ашыгыч ярдәм кирәк очракларда алар махсус көйләнгән "2" санына басып, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, гадәттән тыш хәлләр бүлеге белән элемтәгә керә алалар. Һәр очрак буенча нинди хезмәт һәм нинди ярдәм кирәк булуга карап, шалтыратучыны ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, участок табибы һ.б. хезмәтләр белән тоташтырачаклар. Шалтырату түләүсез. МТС хезмәт күрсәтүе аша телефон хисабына 90 сум акча салынган. Мәрхәмәтле телефон аша башка номерларны да җыю мөмкинлеге бар, әмма бу очракларда телефон хезмәте түләүле.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 24 октябрь, 2012 84 (9727) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев