24 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Казанда «Студентлар язы» тамашачылар өчен регистрация ачылды
25–29 ноябрьдә Казанда XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлары язы» фестивале үтәчәк.
-
КФУ 2026 елда «Приоритет-2030» программасы кысаларында 830 млн сум алачак
2026 елда Казан федераль университеты «Приоритет-2030» программасы кысаларында 830 млн сум алачак.
-
Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән чираттагы утырышы узды
Утырышта 2025 елның 10 ае дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре торышы анализланды һәм район юлларында иминлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән чаралар билгеләнде
-
ТР Яшьләр эшләре буенча министрның яңа урынбасары билгеләнде
Владислав Усанов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары вазифасына билгеләнде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казанда ишегалларның 80 проценты төзекләндерелгән
Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» программасы алтынчы ел эшли. Быел 4,3 млрд сумга 466 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Бу хакта мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
-
Татарстанда МСПдә эшләүче халык саны өч елда 8,4%ка арткан
Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнеста, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче халык саны өч ел эчендә 8,4%ка арткан. Бу хакта РИА Новости төзегән рейтинг мәгълүматлары сөйли.
-
Кышкы «Курше фест» фестиваленә 250дән артык гариза кабул ителгән
Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында «Курше фест» фестиваленең кышкы сезонының беренче сынау чарасы узды. Бу сезонда фестивальдә муниципаль учреждениеләр дә катнаша. Финанс ярдәме ике тапкырга – 40 миллион сумга кадәр арттырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов сөйләде.
-
Ләйсән Газизова — «СМИротворец-2025» Бөтенроссия конкурсы финалисты
«Актаныш» сайты мөхәррире, «Актаныш-информ» журналисты, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова XVII «СМИротворец» Бөтенроссия журналистика конкурсы финалистлары исемлегенә керде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узачак, һәм Ләйсән Глүс кызы әлеге чарага шәхсән чакыру алды.
-
Татарстанда кемнәр авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр ала алачагы билгеле
Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр ала ала.
-
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм томан көтелә
Дүшәмбе, 24 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, сизелерлек явым-төшем фаразланмый.