Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән чираттагы утырышы узды

Утырышта 2025 елның 10 ае дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре торышы анализланды һәм район юлларында иминлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән чаралар билгеләнде


Утырыш кысаларында биш юнәлеш буенча мәгълүмат тәкъдим ителде һәм фикер алышу оештырылды.


Шамсиев Р.Р., ГИБДД бүлек начальнигы
• 2025 елның 10 аена карата ЮТҺ статистикасы анализланды.
• Һәлакәтләрне киметү юнәлешендә тәкъдимнәр каралды.
• Руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру күренешләрен булдырмауга карата эш планы билгеләнде.
• Кышкы чорда юлларны караучы коммуналь оешмалар эшчәнлеге тикшерелде.

Исламова Д.З., укыту эшләре буенча урынбасары
• 2025 елның 10 аена мәктәпләрдә һәм гимназияда башкарылган эшләр буенча отчет тәкъдим ителде.
• Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүнең нәтиҗәлелеге бәяләнде.

Гараева А.А., баш белгеч
• Мәдәният учреждениеләрендә юл иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерелде.

Магданов А.Х., бүлек начальнигы
• 2025 елның 10 аена хисап бирелде.
• Мото- һәм велотранспорт йөртүчеләре белән профилактик очрашулар уздыру мәсьәләләре тикшерелде.
 

Башкарма комитет җитәкчесенең йомгаклау чыгышы
Бариев И.Ш.
Ике мөһим бурыч билгеләп үтелде:
1. Юлларны чистарту.
Һава шартлары начарлану сәбәпле, ООО «Строй-ИНЖИНИРИНГ»ка юл өслеген пычрактан чистарту бурычы йөкләнде.
2. Яктылык белән тәэмин итү.
Пучы, Качкын, Куян, Киров, Иске Байсар торак пунктлары тирәсендә стационар яктырту җайланмалары урнаштыру буенча эш башлап җибәругә карата күрсәтмәләр бирелде.



Утырыш нәтиҗәләре Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең комплекслы эшләвен һәм барлык җаваплы структураларның — ГИБДД, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, коммуналь һәм юл хуҗалыгы хезмәтләренең — тыгыз хезмәттәшлеген таләп итүен күрсәтте. Күрелгән чаралар һәм бирелгән йөкләмәләр юлларда иминлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев