Ләйсән Газизова — «СМИротворец-2025» Бөтенроссия конкурсы финалисты
«Актаныш» сайты мөхәррире, «Актаныш-информ» журналисты, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова XVII «СМИротворец» Бөтенроссия журналистика конкурсы финалистлары исемлегенә керде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узачак, һәм Ләйсән Глүс кызы әлеге чарага шәхсән чакыру алды.
«Актаныш» сайты мөхәррире, «Актаныш-информ» журналисты, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова XVII «СМИротворец» Бөтенроссия журналистика конкурсы финалистлары исемлегенә керде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узачак, һәм Ләйсән Глүс кызы әлеге чарага шәхсән чакыру алды.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Этникара журналистика гильдиясе оештырган «СМИротворец» конкурсының төп максаты — җәмәгатьчелеккә милләтара һәм динара бәйләнешләрне югары профессиональ дәрәҗәдә яктыртучы журналистларны барлау һәм хуплау. 2025 елда әлеге проектта Россиянең төрле почмакларыннан 1450 массакүләм мәгълүмат чарасы һәм блогерлар катнашты, һәм жюрига 14 меңнән артык эш тәкъдим ителде.
Быел конкурсның төрле номинацияләрендә — «Матбугат», «Телевидение», «Интернет», «Этнотавыш», «Балалар һәм яшьләр медиаcы», «Блоглар», «Мультимедиа буыны» һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган махсус «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә — 35 медиа проект лауреат дип танылды.
Ләйсән Газизова нәкъ менә «Җиңүчеләр милләте» номинациясенә үз эшләрен тәкъдим итте һәм финалистларның кыска исемлегенә (шорт-листына) керде. Медиафорум кысаларында ул «Җиңүчеләр милләте: Бөек Ватан сугышында Россия халыкларының каһарманлыгы» дигән дискуссион мәйданчыкта чыгыш ясаячак, татарстанлыларның, аерым алганда Актаныш районы халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгы һәм тарихи шәхесләре турында сөйләячәк.
Бу зур уңыш «Актаныш-информ» коллективының, районыбызның, республикабызның һәм «ТАТМЕДИА» медиахолдингының горурлыгы!
Хөрмәтле коллегабыз Ләйсән Газизованы ихлас күңелдән котлыйбыз! Аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар, алга таба да һөнәри җиңүләр һәм илһамлы каләм телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев