25 август 2021 яңалыклары
-
ЭЧМӘ, ӘНИ: 5 ел айнымаган ананы республика "Аеклык ноктасы" аша дәвалап гаиләсенә кайтарганнар
"Бер аягым белән гүрдә идем инде!» -Флера Гаффарова (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) шешәле үткәнен бүген әнә шулай дип искә ала. Баш салып эчкән биш ел гомерен – тормышының иң кадерсез, әрәм чоры дип атый ул хәзер. Әмма мондый фикергә килгәнче бик нык тырышырга – үзе әйтмешли, «үлеп» терелергә туры килгән аңа.
-
Югары Яхшый авылында яшәүче Миргалим Әһәдуллинга 90 яшь
Бүген Югары Яхшый авылында яшәүче Миргалим Әһәдуллинга 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән тәбрикләп бүләкләр һәм котлау хаты тапшырды.
-
ИРТӘГӘ МӨГАЛЛИМНӘР КИҢӘШӘ: "Адымнар-Актаныш" полилингваль комплексында район укытучыларының август киңәшмәсе узачак
Мөгаллимнәр уку-укыту эшчәнлегенә әзер. Иртәгә районыбыз педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсесенә максат-бурычлар билгеләячәк.
-
Путин 2023 елны Педагоглар елы дип игълан итәргә тәкъдим ясады
Путин 2023 елны Педагоглар елы дип игълан итәргә тәкъдим ясады.
-
Татарстан Республикасы Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан ятим балаларның торак хокукларын яклау буенча эш дәвам итә
Татарстан Республикасы Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан ятим балаларның торак хокукларын яклау буенча эш дәвам итә.
-
Уразайдан Татар Ямалыга барганда игътибарлы булыгыз: олы юл Такталачык авылы эченнән уза
“Татавтодор” АҖ Минзәлә филиалы юл төзүчеләре, ниһаять, үзенең җимереклеге белән халыкның үзәгенә үткән юлны төзекләндерергә алынган.
-
Владимир Путин: бер тапкыр бирелә торган акча ЭЭМ хезмәткәрләренә һәм хәрби училище курсантларына таратылачак
Кешеләр бюрократия белән очрашмыйча гына акча алырга тиеш, дип билгеләп үтте Президент.
-
НИЧАРАДАН БИЧАРА ДИП БАРГАН ИДЕК: Фермер Исфәрия Яппарова корылыктан дәүләт ярдәмен алды
Чалманараттан фермер Исфәрия Яппарова сыерларга кышлык азыкны кредит акчаларына сатып алырга уйлый. Бөтен документларны әзерләп бетергәч Актанышта ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Нурлыевны очрата. Җитәкче фермерга бүген генә 4,5 процент ташламалы микрофинанслау бирелә башлавын хәбәр итә. Нәкъ менә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә корылыктан ярдәм итүне күздә тота торган программа булып чыга ул.
-
ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН: Хезмәттәшебез Регина Сәлахова гомер бәйрәмен каршы алды
Актаныш телевидениесе җитәкчесе Регина Сәләхованы гомер бәйрәме-туган көне белән "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев тәбрик итте.
-
Яңа Кормаш авылында янгын вакытында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар
Коткаручылар килгәндә агач йорт тулысынча яна торган була.
-
Җир грушагыз бармы- грипптан саклый һәм иммунитетны күтәрә торган үсемлек ул
Топинамбурны, икенче төрле, җир грушасы яки мәңгелек бәрәңге дип атыйлар, чөнки ул бер урында 30 ел үсә ала.