ИРТӘГӘ МӨГАЛЛИМНӘР КИҢӘШӘ: "Адымнар-Актаныш" полилингваль комплексында район укытучыларының август киңәшмәсе узачак
Мөгаллимнәр уку-укыту эшчәнлегенә әзер. Иртәгә районыбыз педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсесенә максат-бурычлар билгеләячәк.
"Адымнар-Актаныш" полилингваль комплексында узачак пленар утырышка кадәр район җитәкчелеге, укытучылар 7 санлы "Алтынчәч" балалар бакчасы һәм технологик техникум эшчәнлеге белән танышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев