28 ноябрь 2023 яңалыклары
-
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләре семинарыннан: Бердәмлек тау күчерә!
Бүген районыбызда «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре» темасына узган семинар-киңәшмә узды.
-
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләре балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләште
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре» темасына узган семинар-киңәшмә балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләшү белән тәмамлана.
-
84нче яшендә Камал театрының күренекле актрисасы Наилә Гәрәева вафат
84 нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды.
-
Балалар иҗат үзәгендә регионара юл хәрәкәте иминлегенә багышланган семинар кысаларында тематик күргәзмә эшли
Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортстан районнары ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчеләре катнашында төбәкара семинар киңәшмә уза.
-
Драма коллективлары смотрын Чишмәбаш театры «Табылдык» спектакле белән башлап җибәрде
27 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы үзешчәннәре районда беренчеләрдән булып, үзешчән драма коллективлары смотрын башлап җибәрделәр.
-
«Умырзая» бакчасының юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү тәҗрибәсе күрше районнарга тәкъдим ителде
Бүген районыбызның мәгариф оешмалары республикабызның Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга , Башкортстанның Илеш районнарыннан килгән коллегаларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәсен тәкъдим итә.
-
Кайнар элемтә: ВИЧ-инфекциясе буенча профилактика телефоны эшли
2023 нче елның 27 нче ноябреннән 5 нче декабрьга кадәр вакыт аралыгында Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсендә һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша «ВИЧ-инфекциясе буенча профилактика»турында «кайнар элемтә» эшли. Сораулары булган гражданнар күрсәтелгән телефоннар аша мөрәҗәгать итә алалар.
-
Пучы егете- Россия Федерациясе спорт мастеры
Пучы авылы егете, яшь көрәшчебез Илназ Шәмсиев Россия Федерациясе спорт мастеры исеменә лаек булды.